Мир Вам! Мы приветствуем Вас, дорогой читатель, на сайте самой прекрасной деревни на Земле! С удовольствием познакомим Вас с историей нашей деревни, её нынешней жизнью. Самое главное - с прекрасными людьми, живущими у нас! Будем Вам благодарны за высказанные предложения, помощь, материалы и пожелания. Поскольку это сайт о нас и о наших жителях. Ждём от вас фотографии, истории, воспоминания! Чтобы избежать навязчивой рекламы можно пользоваться браузером Uran, а также пройти простую регистрацию на сайте. Это также облегчит прямое общение с администрацией сайта. С уважением, Администрация сайта. |
Күп еллар дәвамында йолага әверелгән зиярат җыештыру чарасына авылдашлар бу елның май башында тагын күмәк килде. 1 май таңында авыл зияратында халык дәррау тотынып, бөтен чүп-чарны җыештырды, чардуганнарны көйләде. Хәер, даими тәртиптә тотканга, артык посташлык та юк иде. Күбрәге көзге яфраклар, каберләр өстендәге кипкән чәчкләр, каберләрне капларга торган усак үсентеләре күбрәк тазартылды. |
Авылның Яңа урамында Данил Хуҗин өе янындагы коеның бурасы тузып, кое убылып китү алдында тора иде. Бүгенге көндә әлеге коедан берничә гаилә су ала. Моннан тыш җәйге эссе көннәрдә янгын куркынычы булганда да чиләкләр тотып кайда йөгерерсең!.. Ходай сакласын! Ә инде үзәкләштерелгән суүткәргечкә килгәндә - аның дә хәле бүген аяныч шул! |
Быелгы Яңа ел бал-маскарады үзенчәлекле үтте. Авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында купшыдан киенгән чыршы янында булды ул! Бәйрәм ачык һавада булуына карамастан, башка еллардагыдан бер дә ким булмаган, әкияти кунаклар да шактый килеп җыелды. Гадәти булмаганча ике әтәч, киләсе елның Хуҗасы, бәйрәмгә килеп төшеп, килеп керүгә үк сугышып та киттеләр... |
5 июнь көнне, Аксәеттэ колхоз сабантуе үтүгә, элекке вакытлардагы кебек, Авыл сабантуе оештырылды. Сабантуй буласыннан бер көн алда бертөркем авылдашлар Сөрән сугуга чыкты. Халык күтәренке күңел белән яулык, сөлге һәм башка бүләкләрне киштәгә бәйләде. Бер чиләккә йорт йомыркалары да шактый гына тупланды... Дөрес, Чишмә буе инде сазланып, куаклар, агачлар басып, яланы да кечкенә генә булып калды. Шуңа да сабантуй өчен яңа урын хәзерләнде. Волейбол сеткасы тарттырылды, сабантуй аланчыгына кергән җиргә җеп сузып шарлар белән бизәлде. Сабантуй аланында башкорт, татар җырлары яңгырады. |
Существуют две причины для наречения деревни. Немного предыстории. После Октябрьской революции 1917 г. вновь остро встал вопрос о земле. Первые декреты советской власти как раз декларировали возможность расширения земельных наделов. Далее объявляется новая экономическая политика, подтолкнувшая крестьян к активизации своей хозяйственной деятельности. Село Аксаитово, расположенно в 5-7 километрах от Артаулово, было слишком большим, чтобы иметь возможность расширения земельных наделов. Вторым, и не менее маловажным фактором, сделавшим толчок в освоении новых земель был национальный вопрос. Также, кстати, взбудораженный новым правительством Советской России. |