Меню сайта
Категории раздела
Исторические материалы [1]
История деревни Артаулово в справках, воспоминаниях, документах...
Общие [1]
Приветствия, объявления...
Новости [3]
Новости деревни. События. Факты.
В летопись деревни [1]
Живая летопись деревни: хроника событий.
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 19
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2016 » Декабрь » 29 » Суык бабай кил безгә...
16:20:14
Суык бабай кил безгә...

Быелгы Яңа ел бал-маскарады үзенчәлекле үтте. Авыл клубы артындагы спорт мәйданчыгында купшыдан киенгән чыршы янында булды ул!

Бәйрәм ачык һавада булуына карамастан, башка еллардагыдан бер дә ким булмаган, әкияти кунаклар да шактый килеп җыелды. Гадәти булмаганча ике әтәч, киләсе елның Хуҗасы, бәйрәмгә килеп төшеп, килеп керүгә үк сугышып та киттеләр...

Балалар да, олылар да, һич тартынмыйча тау шуды, яшел чыршы янына басып үзләренең һөнәрләрен күрсәтте, Кыш бабайдан тәмле-тәмле күчтәнәчләр алды! Аннары төрле уеннарда катнашып, көлешә-көлешә тау шуды, чыршы әйләнеп биеп тә алды.

Бәйрәм барышында күккә матур фейерверклар очты!

Тышта хәйран суык, хәтта салкын җил булуга да карамастан артавыллылар рәхәтләнеп ял итте, иске ел белән хушлашып, яңасын, яңа өметләр белән каршыларга әзерләнде!

Категория: Новости | Просмотров: 1210 | Добавил: mufti | Теги: бал-маскарад, елка, Новый год | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
События дня
Календарь
«  Декабрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031