5 июнь көнне, Аксәеттэ колхоз сабантуе үтүгә, элекке вакытлардагы кебек, Авыл сабантуе оештырылды.
Сабантуй буласыннан бер көн алда бертөркем авылдашлар Сөрән сугуга чыкты. Халык күтәренке күңел белән яулык, сөлге һәм башка бүләкләрне киштәгә бәйләде. Бер чиләккә йорт йомыркалары да шактый гына тупланды...
Дөрес, Чишмә буе инде сазланып, куаклар, агачлар басып, яланы да кечкенә генә булып калды. Шуңа да сабантуй өчен яңа урын хәзерләнде. Волейбол сеткасы тарттырылды, сабантуй аланчыгына кергән җиргә җеп сузып шарлар белән бизәлде. Сабантуй аланында башкорт, татар җырлары яңгырады.